Главная / Дошкольное образование / Окружающий мир

Комплексное занятие "Комнатные цветы в детском саду- любимая пеларгония!""

Тема: Бүлмә гөлләре

Максат:

Балаларны үсеп утыручы чәчәкләргә карап соклана белергә, бүлмә гөлләренең матурлыгын саклый белергә өйрәтү, аларга эстетик тәрбия бирү.

Бүлмә гөлләре үсәр өчен шартлар белән таныштыру. Табигать почмагындагы үсемлекләргә игътибар итәргә һәм аларга су сибәргә, яфраклардагы тузаннарын сөртергә өйрәтү. Балаларны көндәлек вазыфаларын башкарырга өйрәтү. Бүлмә гөлләрен үстерүгә карата кызыксыну уяту. Балаларга үзләре башкарган эшнең әһәмиятен аңлату һәм эш белән горурлана белү. Өлкәннәргә ярдәм итү теләге булдыру.

Җиһазлар: бүлмә гөлләре, таякчыклар туфрак йомшартыр өчен, сиптергеч, тас,гөлләр рәсемнәре, гөл савытына теркәү өчен карточкалар (пиктограммалар),яран гөл, таш, балчык, гөл савыты, чүпрәкләр, лейкалар, алъяпкычлар.

Алдан эшләнгән эш: табигать почмагындагы гөлләрне күзәтү, яран гөленең ботагын суга утырту, рәсемнәр карау, кәгазьдән чәчәк кисү, шигырьләр, табышмаклар һәм бүлмә гөлләре исемнәрен өйрәнү. Балалар белән бүлмә гөлләре турында әңгәмәләр үткәрү, бүлмә гөлен ясау. Гөлләргә “Ашыгыч ярдәм” күрсәтергә хәзерләнү

Шөгыль барышы:

Балалар без сезнең белән бүген кунак көтәбез, ул бик кадерле кунак, без аны бик яратабыз, аннан башка яши алмыйбыз - мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Кулсыз, аяксыз

Тәрәзә аша өйгә кергән.(кояш нуры)

Безнең матур бүлмәбезгә, кояш нуры тагында ямь өстәп тора.

Балалар, ә ни өчен безнең бүлмә матур дип уйлыйсыз?

Бүлмә якты, җылы, иркен, тәрәзә аша кояш елмая, иң матур бүлмә гөлләребез үсеп утыралар.

Кояш нуры керә:

“Исәнмесез, балалар! Бик матур бакчагыз, мин сезгә бик шат, мин сезгә гел карап кына торам! Бүлмәгез бик якты, җылы, иркен, иң матур бүлмә гөлләрегез үсеп утыралар.:

  • Безгә гөлләр ни өчен кирәк?
  • Җаваплар:

  • (матурлык өчен, без аларга карап сокланабыз, шатланабыз, кәефләр күтәрелә,гөлләр безне дәвалый.)
  • Бүлмәгездә ниндигөлләр бар?
  • Җаваплар: яран гөл, кына гөле, миләүшә әчәге, алоэ, карабодай гөле.

  • Кояш нуры: “Сез гөлләрне ничек карап үстерәсез?
  • Җаваплар:

  • Гөлләр безнең бүлмәләребезне матурлап үссен өчен ,ә кайбер гөлләр көз һәм кыш көне дә чәчәк аталар, безнең бакчага ямь биреп утырдылар. Без аларга үсәр өчен һәм чәчәк ату өчен яхшы шартлар тудырабыз.
  • Су сибәбез.
  • Туфракларны йомшартабыз.
  • Яфраклардагы тузаннарын сөртәбез.
  • Кипкән яфракларын җыеп торабыз.
  • Күп яктылык бирәбез.
  • Кояш нуры: Дөрес эшлисез икән!
  • Ә менә гөлләрнең беркетелгән таныклыклары бар, анда төрле рәсем төшкән: менә су белән лейка – ул нәрсә дигән сүз? Кем белә?
  • Руслан: Ул гөлгә су сибәргә дигән рәсем!

  • Менә тагын бер рәсем: салфетка һәм тузанны яфрак?
  • Илсинә : бу гөлнең яфракларын сөртеп торырга дигән рәсем, чөнки гөлләряфрак аша сулылар.

    -Балалар соңгы рәсемдә яфрак өстендә талпан рәсеме төшкән. Ничек аңлата аласыз?

    -Физалия: “Гөлнең яфракларында талпан ияләшкән, ул гөл яфрагы суы белән туклана һәм анары гөл чирли башлый, шуның өчен гөлне сабын суы белән сиптерергә кирәк.

    Кояш нуры: Сез, балалар, бик күп шартлар беләсез!

    Менә мин сезгә яран гөл турында сөйләшәсем килә. Мин аны бик яратам һәм төзелеше турында сезгә рәсем буенча сөйлим:

  • Яран гөле бик матур һәм төз үсә торган бүлмә гөле.
  • Аның яфраклары бәрхет сыман йомшак , түгәрәк формалы.
  • Чәчәкләре гел күбәләккә охшаган.
  • Балалар сез ничек уйлыйсыз: яран гөле ничек сулый, нәрсә аша?

    Диләрә: “ Ул тамыр һәм яфрак аша сулый.”

    Ә туфрагы нинди булырга тиеш?

    Илназ: “Туфрак дымлы һәм йомшак булырга тиеш.”

    -Нинди су белән кулланасыз: суык су сибәсезме?

    Илгинә: бүлмәдә торган җылы су белән сибәбез.

  • Гөлнең тамырына зыян килсә, гөл чәчәк атамы?
  • Физалия:”Атмый, гөл тамыры үлә.
  • Дөрес, балалар сезнең гөлләрегез шуның өчен бик матур үсәләр, алар сезгә бик рәхмәтле, алар сезгә бик матур чәчәкләр бүләк итәләр!

    Әйдәгез беә сезнең белән ял итеп алыйк!

    Яран гөл.

    Яран гөле тамыр җәйде,

    Һәм кояшка үрелде.

    Тибрәнде талгын гына

    Сокланды гүзәл нурга.

    Буй-сыннарын турайтты,

    Бик матур чәчәк атты.

    Җәеп бәрхет яфрагын,

    Сипте хуш исен,назын.

    Балалар, пиктограмма белән уен үткәрик: Кеше белән гөлне чагыштырабыз!

  • Кешенең йөрәге кайда һәм бүлмә гөленең йөрәге?
  • (Кешенеке күкрәктә, гөлнеке-тамырда.)

  • Кеше нәрсә белән сулый һәм гөл нәрсә белән сулый?
  • (Кеше борын белән сулый, гөл- яфрак белән)

  • Кеше һәм гөл кояшсыз яши аламы?
  • (юк).

  • Кояш бикнык кыздырса кеше һәм гөл нәрсә эшлиләр?
  • (кешенең тәне яна, гөлнең яфраклары кибеп, корый.)

    5.Кеше һәм гөл сусыз яши аламы?

    (юк.)

    Кояш нуры: Хәрәкәтләнеп алабыз!

    Ә хәзер Илсинәне тыңлап үтик.

    “Әнием гөле”

    Минем әни гөл утыртты,

    Иң гүзәл чәчәк атар.

    Ул матур үссен өчен

    Су сибәргә тырышам.

    Мин әнигә булышам.

    Хуш исле яран гөлне

    Бик ярата әнием

    Ямьле һәм

    Алар үсә зур булып, Эше азайсын өчен.

    Утыралар ямь биреп, Хуш исле нәфис гөлләр

    Бөтен өебез тулып. Үсәрләр биек булып,

    Мин аларга су сибәм Утыралар ямь биреп,

    Яки иртән, я кичен Бөтен өебез тулып.

    Нур Гайсин.

    Сез нинди гөлләр беләсез? (бакча гөлләре, бүлмә гөлләре)

    Бүлмә гөлләре; яран, цикламен; миләүшә; абага, бегония, алоэ, кактус.

    Бакча чәчәкләре: ләлә(тюлпан); дәлия (георгин); роза; мәк.

    “Нәрсә артык?” уены

    (ләлә, абага, мәк, );

    (миләүшә, дәлия, цикламен)

    (яран, нәркиз, роза)

    Яз көне бүлмә гөлләренә аеруча игътибар кирәк. Кайбер гөлләрнең савытларын, балчыкларын алыштырырга кирәк.

    Балалар, әйдәгез ял итеп алыйк.

    Ял минуты.

    Без инде хәзер зурлар– кулларны күтәрәбез.

    Күп эшли безнең куллар- кул чабабыз.

    Без гөлләр яратабыз- уч төбе белән сабыт ясыйбыз.

    Тузаннарын сөртәбез,- кул аркасын ышкыйбыз.

    Аларга су сибәбез.- су сибү хәрәте ясыйбыз.

    Менә шундый уңган без,-баш бармакны бастырып алга сузабыз.

    Менә шундый булган без.

    Балалар , без хәзер эксперимент ясыбыз!

    Өстәлдә яран гөле һәм зур таш.

    Сез ничек уйлыйсыз балалар боларның кайсысы тере , ә кайсысы тере түгел? (гөл тере, таш тере түгел)

    -Ни өчен? (чөнки гөл үсә, чәчәк ата)

    -Бу нинди гөл? (яран гөл)

    Тере булган бар нәрсә сулый, туклана. Ә безнең гөлләребез ашыймы, сулыймы?

  • Гөлләр сулыйлар!
  • Үсемлекләр, гөлләр нәрсәләре белән тукланалар, азыкны ничек алалар? (тамырлары аша)

    слаид күрсәтелә.

    Ә хәзер Физалияне тыңлап үтик.

    Гөлләр сусап утыра

    Сулы савыт янында

    Гөлләр сусап утыра

    Кулы юк шул, эчә алмый

    Суны сузылып кына.

    (Шәүкәт Галиев).

    Яран гөл су ярата.

    Кояшсыз көн белми ул.

    Яран гөле чәчәк ата

    Күбәләктәй таҗлары

    Суны сипсәм куана ул

    Хуш исләрен тарата.

    Әйе балалар, вакытында су сипмәсәң алар үпкәлиләр, шиңәләр. Гөлләрнең дә кешеләр кебек су эчәселәре килә. Озак вакыт су сипмәсәң алар үләләр. Гөлләргә нинди су сибәргә кирәк? (җылы су, яңгыр суы, елга суы).

    -Ни өчен салкын су сибәргә ярамый? (Тамырлары өши һәм чири, гөлләр чирлиләр).

    Гөлләрне сулый дидек, алар нәрсәләре белән сулыйлар? (яфраклары белән)

    Әйе, гөлләр яфраклары ярдәмендә сулыйлар. Алар, безнең бүлмәдәге начар һаваны йотып, безгә суларга чиста һава бүлеп чыгаралар. Шуның өчен дә аларның яфракларына кунган тузаннарны сөртеп торырга, ә вак яфраклы гөлләрне су белән коендырырга кирәк. Без гөлләрне су сиптергече белән коендырык!

    Практик эш- балалар гөлләргә су сибәләр һәм тузан сөртәләр, су белән коендыралар.

    Балалар гөлләргә һәр вакытта да яхшымы? (су сипмәсәң үләләр, суны күп сипсәң тамыры чери, салкында өшиләр)

    Гөлләр матур булып үссен өчен нинди шартлар кирәк соң?

    Яктылык, дым, җылылык.

    Гөлләрне нәрсәдән үстереп була? (ботактан, орлыктан һ.б)

    Практик эш: балалар яран гөленең орлыгын чәчәләр һәм зур гөлдән ботагын сындырып, суга утырталар, тамыр җибәрсен өчен.

    Ә хәзер балалар, табигать почмагындагы гөлләребезне дә тәрбиялик. Аларның яфракларындагы тузаннарын сөртик, төпләрен йомшартыйк, су сибик.

    Безнең гөлләребезгә дә рәхәт булгандыр, әйдәгез безгә дә күңелле булсын.

    “Агач, куак,чәчәк” уены уйнала.

    Виталий Агапов кәе, Мирһади Разов сүзләре

    Тамчы гөлем, яран гөлем.

    1. Тамчы гөлем, яран гөлем.


    Өебез бакча төсле.

    Үзем үстерәм иркәләп,

    Чәчәкләре хуш исле.

    Кушымта:

    Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем,

    Яратыр идем кочып,

    Уйнар идем арагызда,

    Күбәләк булып очып.

    2. Кояшка таба үрелә

    Тәрәзәдән гөлләрем,

    Сулар сипсәм, сөенәләр,

    Беләм гөлләр телләрен.

    Кушымта:

    Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем,

    Яратыр идем кочып,

    Уйнар идем арагызда,

    Күбәләк булып очып.

    3. Әниемнең, әтиемнең

    Көтәм туган көннәрен,

    Бүләк булып чәчәк аткан

    Минем матур гөлләрем.


    Автор: Хасаншина Альбина Миннулловна
    Похожие материалы
    Тип Название материала Автор Опубликован
    документ открытое комплексное экологическое занятие в детском саду Тихая Наталья Сергеевна 7 Апр 2015
    документ Тема: Дом и двор. Домашние птицы. Как мы занимаемся в детском саду./Комплексное занятие с детьми старшей и подготовительной подгруппы/ Зямилова Миляуша Галиевна 21 Янв 2016
    документ Занятие по рисованию в старшей группе Нетрадиционные техники рисования в детском саду Автор: пузачкова и.а на тему «Цветы в вазе». Занятие по рисованию в старшей группе пузачкова ироида алексеевна 11 Апр 2015
    документ Рисование. Любимая игрушка в детском саду. Кудинова Ксения Владимировна 27 Сен 2015
    разное Занятие в детском саду 2 мл гр Хайруллина Миляуша Закариевна 9 Фев 2016
    разное Занятие в детском саду 2 мл гр Хайруллина Миляуша Закариевна 9 Фев 2016
    документ Конспект непосредственно образовательной деятельности в средней группе «любимая профессия в детском саду» Кузнецова Марина Александровна 31 Мар 2015
    документ Открытое комплексное занятие по экологии «Цветы в жизни, поэзии и легендах» Гаврилова Тамара Альбертовна 31 Мар 2015
    презентация, документ Комплексное интегрированное занятие по проекту «Луговые цветы» в старшей группе компенсирующей направленности. Енина Юлия Андреевна 31 Окт 2015
    документ «Любимая профессия в детском саду» Сценарий непосредственно образовательной деятельности по коммуникации. Филюкова Евгения Александровна 30 Мар 2015
    разное Конспект занятия в детском саду ко Дню Матери « Моя любимая мамочка» Товпеко Елена Ивановна 21 Дек 2015
    документ Комнатные растения в детском саду. Нефёдова Жанна Владимировна 15 Июн 2015
    документ Паспорт комнатных растений. Комнатные Растения в детском саду Маликова Ольга Николаевна 25 Окт 2015
    документ «Щенок». Занятие по изобразительной деятельности в детском саду «Щенок». Занятие по изобразительной деятельности в детском саду Пигукова Наталья Викторовна 7 Апр 2015
    документ Конспект занятия в средней группе детского сада. Аппликация : «Красивые цветы в подарок всем женщинам в детском саду». Газизова Альфина Рисуновна 31 Мар 2015
    документ Конспект занятия в средней группе детского сада. Аппликация : «Красивые цветы в подарок всем женщинам в детском саду». Газизова Альфина Рисуновна 31 Мар 2015
    документ Красивые цветы в подарок всем женщинам в детском саду Абдрахманова Зария Индусовна 31 Мар 2015
    документ «Красивые цветы в подарок всем женщинам в детском саду» Кирсанова Галина Викторовна 31 Мар 2015
    документ Аппликация : «Красивые цветы в подарок всем женщинам в детском саду». Урусова Наталья Сергеевна 31 Мар 2015
    документ «Красивые цветы в подарок всем женщинам в детском саду к 8 марта» Кононова Наталья Викторовна 5 Апр 2015
    документ «Комплексное сочетание художественно - речевой, изобразительной и музыкальной деятельности при ознакомлении с художественной литературой в детском саду». Прохорова Татьяна Александровна 15 Дек 2015
    документ Конспект комплексного занятия по ручному труду в средней группе «Цветы для бабушки зайца Неумейки» (Конструирование из полосок.) Комплексное занятие по ручному труду в средней группе «Цветы для  бабушки зайца Неумейки» (Конст Титенкова Галина Анатольевна 5 Мая 2015
    презентация ЗАНЯТИЕ ПО ФИЗИЧЕСКОЙ КУЛЬТУРЕ В ДЕТСКОМ САДУ. Тальникова Маргарита Викторовна 30 Мар 2015
    разное Занятие по коммуникации в детском саду!!! Магамедова Наида Эфрасимовна 30 Мар 2015
    документ Музыкально-ритмическое занятие в детском саду Ераскина Ирина Михайловна 31 Мар 2015
    документ Занятие в детском саду по правилам дорожного движения Михайлова Людмила Валерьевна 4 Апр 2015
    документ Открытое занятие в детском саду. Волшебный мешочек. Рыжова Юлия Сергеевна 29 Апр 2015
    документ Открытое занятие в детском саду. Рыжова Юлия Сергеевна 29 Апр 2015
    документ Занятие в детском саду Айтекова Гульнара Муратовна 4 Июл 2015
    документ Отрытое занятие в детском саду Арутюнова Людмила Николаевна 6 Дек 2015
    презентация Сообщение на педагогическом совете «Комнатные растения в детском саду» Мандыч Ирина Владимировна 20 Ноя 2015
    документ Режим дня в ДОУ (холодный период) Дома В детском саду Дома Дома В детском саду Дома Дома В детском саду Дома Дома В детском саду Дома Дома В детском саду Дома Дома В детском саду Дома Анисимова Галина Анатольевна 31 Мар 2015
    документ Занятие по плаванию в детском саду в форме праздника на воде: «В гости к нам пришел Нептун». Иванова Марина Васильевна. 31 Мар 2015
    документ Художественное творчество. Лепка . Комплексное занятие «Тюльпан» .Знакомство с понятием «цветы садовые и луговые». Митренко Наталья Анатольевна 21 Мар 2015
    документ Занятие в детском саду по экспериментированию в Средней группе Федорахина Галина Сергеевна 31 Мар 2015
    документ Открытое занятие в детском саду. В гостях у Скуби-Ду. Рыжова Юлия Сергеевна 29 Апр 2015
    документ Занятие по ознакомлению с природой в детском саду «В лесу у мишки Топтыжки и его друзей» Акишева Екатерина Вячеславовна 23 Фев 2016
    разное ИКТ в детском саду Воронянская Юлия Николаевна 6 Апр 2015
    разное Праздник в детском саду. Кузьмина Наталья Анатольевна 31 Мар 2015
    разное Выпускной в детском саду Марина Владимировна Ахмадулина 31 Мар 2015