Главная / Дошкольное образование / Математика

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, ел айларын кабатлау, арифметик мәсьәләләр чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Балаларның зиһенең,тапкырлыгын үстерү.Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:Чәчәкле алан, иген кыры, чишмә рәсеме, математик биремнәр, дәфтәрләр, карандашлар.

Барышы:Балалар, мин сезне сәяхәткә чакырам. Барырга телисезме? Без бүген туган ягыбыз табигатенең ид гүзәл урыннарында булырбыз,табигать кочагында төрле уеннар уйнарбыз, математик биремнәр үтәрбез. Әйтегез әле, математика фәне нинди ул?

1 Бала: Кораблар йөртергә,

Һавада очарга,

Бик күп белергә кирәк ,

Шуның өчен,дуслар

Математика фәне,

Безгә бик кирәк.

2 бала: Бармакларым унау минем,

Ун саны бит түгәрәк.

Математика кызыклы бик,

Саныйк әле бергәләп.

Тәрб.Дөрес балалар. Математика төгәллекне сорый торган фән. Ә хәзер барыгыз да монда карагыз. Монда нокталар куелган; һәр нокта турында 1 дән 9 кадәр саннар язылган. Шушы нокталарны эзлекле итеп тоташтырырга кирәк.(корабль рәсеме килеп чыга)

-Балалар, без сезнең белән шушы корабка утырып, җырларда макталып җырланган ямьле Идел елгасы буйлап сәяхәт итәрбез.Туган ягыбыз иң матур, иң ямьле урыннарына тукталып, ял итеп алырбыз. Тукталышларда биремнәр үтәрбез.(капитан билгеләнә,кепка кия)

-Ә хәзер, балалар, урыннарга утырыйк, сәяхәткә чыгып китәбез. Кузгалдык. Күңелле итеп, беренче тукталышка кадәр сөйләшеп барыйк әле:

-Без кайсы республикада яшибез?(Татарстан)

-Туган авылыбызның исеме ничек?

-Нинди ай? Бер елда ничә ай? Ничә ел фасылы бар?

-Бер атнада ничә көн? Бүген атнаның ничәнче көне?

-7 нче көннең исеме? Без кайсы төркем балалары?

- Мәктәпкә барырга ничә ай калды?

-Менә балалар беренче тукталышка килеп тә җиттек.(чәчәкләргә күмелгән алан рәсеме. Өстә “күңелле санау”дип язылган).

Тәрб.Балалар, нинди матур алан. Исеме дә язылган.(Укып күрсәтү) “Күңелле санау”.

Биремнәр:1).Без нинди санау төрләрен беләбез?(уңайга, кирегә)

2).Дид.уен “Кайсы сан юк”(балалар буш шакмакларда булырга тиешле саннарны атыйлар).

7 9(8); 9 (8 һәм 10); 5 (4 һәм 6);6 8(7).

3).Саннарны чагыштыру. (<; >; =)

5 2;6 9;7 7;3 4.

4)Рәсемдәге әйберләрне санау. (рәсемдә каен,чыршы, имән агачлары үсә; керпе алма, гөмбә алып килә. Балалар санап әйтәләр)

-Ничә каен агачы үсә? Керпе ничә гөмбә алып килгән?

5) “Күңелле саннар”уены. (Балалар саннарны табып,рәттән санап баралар)

Тәрб.Менә, балалар, без беренче тукталыштагы барлык биремнәрне үтәп чыктык. Юлыбызны дәвам итәбез. Икенче тукталышка кадәр ял итеп, җырлап барыйк.(Тактага иген басуы рәсеме эленә).Тукталышның исеме “Тапкырлар” дип атала.

Биремнәр:1)Мисаллар чишү.

2+1; 1+2; 2+2; 3+1; 8-1; 10-2; 4+3; 6+3; 4-3; 7-2; 5+5;

2)Мәсьәлә чишү.

Ике бертөрле участокта “Нива” һәм “Дон” комбайннары эшли. “Нива” комбайны басуны 5 сәгатьтә,ә “Дон” комбайны 2 сәгатьтә тизрәк урып бетерә. “Дон” комбайны ничә сәгатьэшләгән?

3) “Белсән тизрәк әйт”уены. Мәкальләр әйтешү.

-Бер елда ике яз булмый.

-Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз.

-Бер көн артка калсан,5 көндә дә куып җитә алмассын.

-Булган мең төрле эш башкарган.

-Ялкау көнен бушка уздырган.һ.б.

4)Табышмак әйтү.

-Бер чынаяк эчендә ике төрле сөт.(йомырка)

-Бер анада биш бала.(кул белән бармаклар)

-Бер төп борчак,унике кузак.(ел,айлар)

5) “Тугыз агай” мәзәге(бер бала сөйли).

Тугыз агай, туган авылын ташлап, ерак җирләргә эш эзләп чыгып китә. Агыйдел елгасы аша чыккач, бер-берсен барламакчы булып, янәсе – барысы да исән – саумы, санарга керешәләр. Берсе саный – сигез чыга, 2 саный – тагын сигез чыга. Аптырагач, аякларыннан чабаталарын салалар да аларны тезеп куялар, саныйлар.

-Барысы да исән – сау икән! – сөенешәләр һәм юлларын дәвам итәләр.

-Агайлар ни өчен 8 гә кадәр генә саныйлар? (үзен санамаган).

6)Логик фикерләүгә мәсьәлә чишү.

а)Әнисе улына ит, май, сабын, шырпы алырга кушты. Улы кибеттән шикәр, сабын, ит, май алды. Малай нәрсә алырга онытты? Нәрсә артык алды?

б)Ике йорттан балалар уйнарга чыкты.Беренче йорттан – Азат, Алсу, Марат, икенче йорттан - Дамир, Ринат. Ничә малай уйнарга чыкты?

Тәрб.Менә балалар, икенче тукталыштагы биремнәрне дә үтеп чыктык. Юлыбызны дәвам итәбез.(Җыр җырлана,Чишмә рәсеме эленә. “Зирәкләр” дип язылган).

Биремнәр:1)Геометрик фигураларны дәфтәр бите йслегенә урнаштыру. Һәр бала дәфтәр бите ала, тәрбияче әйтүе буенча карандаш белән фигураларны урнаштыра. (Өскә түгәрәк, аска овал...).

2)Беренче рәттәге балалар түгәрәк белән бизәк ясый, икенче рәттәге балалар өлешләрдән бербөтен квадрат ясый.(балалар эшлиләр)

Тәрб.Булдырдыгыз. Хәзер кире корабка утырып кайтабыз инде.Менә балалар, туган ягыбыз буйлап сәяхәтебез төгәлләнде. Сезгә сәяхәт ошадымы? Кайсы тукталыш аеруча ошады? Дәрескә йомгак ясала.


Автор: Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
презентация, документ "Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме) Шарафиева Алсу Магсумовна 20 Мар 2015
документ "Сүзләр иленә сәяхәт".5 нче сыйныфта татар теле дәресе. Васильева Раушания Аглулловна 20 Мар 2015
документ "Әкият иленә сәяхәт" 3нче сыйныфта уку дәресе Новикова Рамзия Ингеловна 20 Мар 2015
документ “Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме Ясавиева Лилия Маславиевна 20 Фев 2016
документ Дәрес конспекты :"Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" (2 сыйныф,татар төркеме). Шарифуллина Гулия Азгатовна 24 Дек 2015
разное Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ) Валиахметова Сирена Зинетулловна 22 Мар 2016
документ сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт" Мухаметзянова Разина Зуфаровна 30 Мая 2015
документ “Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме). Колпакова Татьяна Поликарповна 31 Мар 2015
разное Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
разное Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль. Хайруллина Назия Адгамовна 31 Мар 2015
документ Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе. Идрисова Файруза Минзакиевна 31 Мар 2015
документ Математика иленә сәяхәт. Халимова Рузалия Рифкатовна 31 Мар 2015
документ Математика иленә сәяхәт. Ильязова Флуда Шайхенуровна 6 Апр 2015
документ Математика иленә сәяхәт Минхайдарова Резеда Рафисовна 31 Мар 2015
документ “Математика иленә сәяхәт” Фаттиева Гульфия Махмутгараевна 22 Окт 2015
документ “Математика иленә сәяхәт” Сабирова Рамзия Галимзяновна 17 Мар 2016
документ Белем иленә сәяхәт. Гильмутдинова Халиса Ризатдиновна 31 Мар 2015
разное Дәрес-конспект: “Тапкырлар иленә сәяхәт”! Нигматуллина Фарида Гусмановна 31 Мар 2015
документ Әкиятләр иленә сәяхәт Каримова Зульфира Равиловна 31 Мар 2015
документ Геометрик фигуралар иленә сәяхәт Миннахметова Накия Хамбаловна 31 Мар 2015
документ Тапкырлар иленә сәяхәт Сабирова Савия Равиловна 5 Апр 2015
документ Әкият иленә сәяхәт Ханафиева Лейсан Зульфаровна 3 Мая 2015
документ Математика иленә сәяхәт Закирова Разида Минсалиховна 11 Фев 2016
документ "Металлар иленә сәяхәт" Мухаметшина Гулия Наилевна 21 Мар 2015
документ Музыкальное занятие "Музыка иленә сәяхәт" Гайнуллина Раушания Мударисовна 31 Мар 2015
презентация "Табышмаклар иленә сәяхәт" Гапсалямова Гульсияр Фатиховна 1 Апр 2015
документ "Юл билгеләре иленә мавыктыргыч сәяхәт" Фатхетдинова Альбина Фирдависовна 1 Апр 2015
документ "Уен иленә сәяхәт" Хайретдинова Рамзия Нурзадовна 8 Апр 2015
документ "Әкиятләр иленә сәяхәт" Каримова Раушания Нисбатовна 10 Июн 2015
документ "Эзтабарлар иленә сәяхәт" Хасанова Лидия Семёновна 15 Окт 2015
документ ООД "Белем иленә сәяхәт" Бадреева Эльвира Ильдаровна 26 Дек 2015
разное Г. Тукай әкиятләре иленә сәяхәт. Забирова Гульназ Мударисовна 30 Мар 2015
документ Мавыктыргыч математик сәяхәт. Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән “Математик күзаллауны формалаштыру” шөгыленә дәрес планы Загирова Алсу Миннулловна 5 Мар 2016
разное "яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча интеграл эшчәнлек “ Әкият иленә сәяхәт ” Гарипова Алсу Фаридовна 2 Янв 2016
документ "Муса Җәлил иленә сәяхәт" Шигапова Роза Габдулловна 20 Мар 2015
документ Конспект занятия по развитию речи "Әкиятләр иленә сәяхәт" Салихова Миляуша Мударисовна 30 Мар 2015
презентация "Рәвеш иленә сәяхәт". Презентация, 6 сыйныф. Фатхуллина Илюзя Ильгизаровна 31 Мар 2015