Главная / Дошкольное образование / Математика

“Без шаяннар һәм тапкырлар» (мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән интеллектуаль уен конспекты).

Скачать
263.95 КБ, 1210199.jpg Автор: Зямилева Алсу Рафаэлевна, 15 Окт 2015

Максат: - сан составы турында белемнәрне ныгыту;

- балаларны мәсьәләләр чишәргә күнектерү;

- график диктантның дөреслеген тикшерү;

- логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: 4, 5 катлы өйләр рәсеме, цифрлы карточкалар, санау таяк-

чыклары, геометрик фигуралар, шакмаклы дәфтәр бите, туп,

10 данә түгәрәк, ромашка чәчәге.

Эшчәнлек барышы.

-Хәерле көн, балалар! Тиздән сез укучылар булырсыз. Бүген без шаяннар һәм тапкырлар клубына җыелдык. Клубның утырышында 2 команда катнаша: «Белүчеләр» һәм «Тапкырлар».

Бүген без клубка Шаян һәм Наянны чакырган идек, ләкин алар килә алмадылар. Чөнки хэзер цирк мәктәбендә укулар бара. Әмма алар биремнәр җибәргәннәр. Бу биремнәрне үти башлаганчы, әйдәгез ял итеп алыйк.

Акыл разминкасы:

1). Өстәлдә 4 алма. Аның берсен урталай кискәннәр. Өстәлдә ничә алма? (4)

2). Ике тәпидә торучы тавык 2 кг тора. Бер тәпидә торучы тавык ничә кг тора? (2 кг)

3). 3 кеше поездны 3 сэгать көттеләр. Һәр кеше поездны ничә сәгать көтте? (3).

4). Бер аквариумда 4 балык, ә икенчесендә -берәү дә юк. Ике аквариумда ничә балык бар? (4).

5). 5 баскычы бар, баскычы саен көе бар. Нәрсә ул? (ноталар).

-Молодцы!. Хәзер клоуннарның биремнәрен үтик инде. Шаян белэн Наян күңелле кешелэр урамында торалар икән: Шаян -5 нче , Наян-6 нчы йортта. Бу өйләргә күңел ачарга дип саннар җыела икән. Шаяннын өендә ике санны кушкач 5 була торган саннар, ә Наянныкында 6 була торган саннар җыела. Аларны дөрес итеп урнаштырырга кирәк. ( балалар І нче биремне эшлиләр).

ІІ нче бирем- капитаннар конкурсы.

Рәсемдәгә карап геометрик фигура төзү. ( санау таякчыклары ярдәмендә геометрик фигуралар төзиләр, беренче булып төзеп бетергән бала җиңүче була).

Табышмаклар әйтешү:

- 4 аягы бар, ләкин йөри белми. (өстәл)

- 5 агайның исеме бер, яшьлэре дә бер, ләкин буйлары төрле. (бармаклар).

- нәрсәнең бер аягы бар? (гөмбә).

- Әйдәгез «Атна көннәре» уенын уйнап алабыз. Мин сезгә туп атам һәм бер атна көнен әйтәм. Сез тупны тотып, аннан соңгы көнне әйтергә тиеш буласыз.

ІІІ нче бирем- геометрик фигуралардан торган рәсем җыю.

СЕзнең алдыгызда геометрик фигуралар бар, бу фигуралар ярдәмендә предметлар ясарга кирәк.

- Молодцы, бу биремне дә уңышлы үттегез.

ІV нче бирем- дидактик уен « Охшаган, охшамаган».

Сез билгеле бер формадагы предметны бүлмәдән табарга тиеш.

Ял минуты. Уен «Без инде хәзер зурлар»

Без инде зэзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

Без керлэр дэ юабыз,

Һәм идән дә юабыз.

Тиздән үсеп җитәрбез,

һәм мәктәпкә китәрбез.

Клоун Шаян керә.

Тәрбияче: Шаян, сиңа нәрсә булды? Син бит хэзер цирк мәктәбендә булырга тиеш. Тукта эле, син нэрсэ эзлисең?

Шаян: Мин мәктәптә булдым. Анда хэзер математика дэресе бара, укытучы безгә янәшә торучы саннарны табарга кушты. Мин аларны эзләп килдем дә инде.

Тәрбияче: Балалар, янәшә торучы саннар дип нинди саннарны әйтәбез?

Балалар: бирелгән санның алдында һәм артында торучы саннарны янәшә саннар дип атыйбыз.

Шаян: Туктагыз, туктагыз. Мин бер нәрсәдә анламадым.

Тәрбияче: балалар, эйдэгез Шаянга цифрлы саннар ярдәмендә аңлатып бирәбез.

Шаян: Менә хэзер аңладым.

Тәрбияче: Шаян, телисеңме, без сине санарга өйрәтәбез?

Уен «Түмгәкләр аша сикерәбез».

Шаян: Тапкансыз мактаныр нәрсә. Без мәктәптә мәсьәләләр чишәбез инде.

Тәрбияче: Ашыкма, Шаян. Хэзер без сине сынап карыйбыз.

Мэсьэлэ: Синең 5 конфетын бар. 1 конфетыңны син Наянга бирдең. Синең ничә конфетың калды?

Шаян: 5 конфет.

Тәрбияче: ничек инде 5. 1 конфетны Наянга бирдең бит.

Шаян: бирмәдем Наянга, конфетны үзем бик яратам.

Тәрбияче: Балалар, Шаяннын ничэ конфеты калды?

Балалар: дүрт.

Тәрбияче: Дөрес. Шаян дусларың белән бүлешә белергә кирәк. Оят түгелме сиңа?

Шаян: Оят, мин бүтән алай эшләмәм.

Тәрбияче: Ярар, без сиңа ышанабыз. Хэзер икенче мэсьэлэне тыңла. Синең ике шарың бар. Ә Наянның бер шары бар. Икегездә барысы бергә ничә шар бар?

Шаян: Ә без ул шарлар белэн нишлибез?

Тәрбияче: Шарлар тотып парадка барасыз.

Шаян: Ә тышта җил исәмә?

Тәрбияче: Исә.

Шаян: Көчлеме?

Тәрбияче: көчле.

Шаян: Алайса бер шар да калмады.

Тәрбияче: Ничек инде калмады?

Шаян: Соң шарлар очып киттеләр. Yзегез көчле җил исә дидегез бит. Очтылар да киттеләр шарлар.

Тәрбияче: Шаян, син безне көлдердең, ләкин мэсьэлэне дөрес чишмәдең.

Балалар, Клоуннарда ничэ шар бар?

Балалар: 3 шар.

Шаян: Әй, мэсьэлэлэрегез дэ әллә нинди сезнең. Балалар үзләре төзеп карасыннар эле. (балалар схемага карап , мэсьэлэлэр төзиләр)

Шаян: Афэрин, балалар! Телисезме, мин сезгә фокуслар күрсәтәм?

Алле хоп! ( кесәсеннән уенчык елан чыгара)

Тәрбияче: Шаян, син мәктәпкә соңга калмыйсыңмы?

Шаян: Хәзер, хәзер. Балаларның ромашка таҗларындагы мисаллар чишүләрен генә карыйм да. (ромашка чэчэклэре алып килә. Командалар мисаллар чишәләр).

Шаян: Афэрин, балалар! Сез шундый күп беләсез икән. Yзегезне конфет белән сыйлыйм әле. (конфет өләшә). Сау булыгыз, балалар!

Тәрбияче: Хөрмәтле командалар! Бүген дуслык җинде, чөнки ике команда да бик тырышты. Котлыйм сезне!


Автор: Зямилева Алсу Рафаэлевна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован
разное “Без шаяннар һәм тапкырлар» (мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән интеллектуаль уен конспекты). Зямилева Алсу Рафаэлевна 15 Окт 2015
разное Тапкырлар һәм шаяннар клубы. 3 сыйныф Мухина Римма Ринатовна 20 Мар 2015
документ Шаяннар һәм тапкырлар Габидуллина Ландыш Умитовна 25 Янв 2016
документ Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты Валеева Гузелия Асхатовна 31 Окт 2015
документ ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы) Галимуллина Лилия Галиевна 31 Мар 2015
документ «Тавык тычкан һәм көртлек» мәктәпкә әзерлек төркемендә театр эшчәнлеге шөгеле буенча конспект Рахимова Дания Саматовна 15 Фев 2016
документ Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
разное “Ал кирәк, гөл кирәк”. Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе. Асылова Дильбар Мударисовна 22 Янв 2016
документ Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты Салахутдинова Гульнур Расиховна 31 Мар 2015
разное Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты Салахутдинова Гульнур Расиховна 9 Июн 2015
документ “Зирәкләр һәм җитезләр”. Мәктәпкә әзерлек төркеме. Абдуллина Зухра Искандаровна 31 Мар 2015
документ “Ике аңлатма суммасы һәм аермасының квадраты “ дигән темага үткәрелгән дәрес конспекты Галлямова Найля Газимовна 31 Мар 2015
документ Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән күңел ачуның план - конспекты на тему: Экологик әкият. “Кояшка ярдәм итү” Гилязутдинова Ильсияр Василовна 5 Апр 2015
документ "Әни - җирдә иң кирәкле кеше". Әниләр көненә багышланган уен-бәйге. Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе. Шайхлисламова Ландыш Варисовна 4 Окт 2015
документ HОД “Путешествие в зоопарк” по проекту «Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар». Хисматуллина Разина Раифовна 25 Янв 2016
разное Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы. Садыкова Альбина Георгиевна 20 Мар 2015
документ II-нче кечкенәләр төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән шөгыль конспекты. Тема: “Әтәч һәм аның гаиләсе”. Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ “Без бер тамырдан” (керәшен татарларының ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәр һәм йолалар) Гильманова Гульнара Равефовна 1 Мая 2015
документ “МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен) Сулайманова Ландыш Фоатовна 20 Мар 2015
документ “Ашханәдә”3нче А сыйныфы(рус төркеме) Белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү дәресенең фрагменты.Дәрес-уен. Имаева Римма Рауфовна 15 Окт 2015
документ Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча йомгаклау шөгыле Тема: “Яз һәм аның билгеләре” Тимирова Резеда Илгизовна 29 Янв 2016
документ Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль. Хайруллина Назия Адгамовна 31 Мар 2015
документ «Тапкырлар һәм зирәкләр” тамчы-шоу Кашапова Рузия Ильдусовна 30 Авг 2015
документ Тапкырлар һәм зирәкләр Габидуллина Ландыш Умитовна 25 Янв 2016
презентация Тапкырлар һәм зирәкләргә Ахунова Гульнур Габдулловна 10 Янв 2016
разное Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме) Гилязутдинова Чулпан Мидхатовна 31 Мар 2015
документ “Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме). Колпакова Татьяна Поликарповна 31 Мар 2015
документ 7нче рус сыйныфында татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе ."Табигать һәм без" Васильева Раушания Аглулловна 20 Мар 2015
разное Дидактик уен «Мин һәм минем гаиләм» Белоногова Екатерина Сергеевна 12 Мая 2015
документ “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа информацион технологияләр» Җәләлова Лилия Раил кызы 20 Мар 2015
документ «Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе» Ибрагимова Фидания Ракиповна 20 Мар 2015
документ 4 нче сыйныф өчен әдәби укудан “Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать» темасы буенча тест Татар теле укытучысы Гаскәрова Ләйсән сайты 16 Ноя 2015
документ “Бер һәм күп, зур һәм кечкенә”. Загирова Алсу Миннулловна 8 Фев 2016
документ Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты, "Казлар - аккошлар эзләре буйлап" Шаймарданова Гульфания Гаязетдиновна 10 Ноя 2015
документ Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрб Закирова Гулуза Харисовна 31 Мар 2015
документ “Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге. Нурмиева Разина Миньязовна 15 Ноя 2015
документ Уртанчылар төркемендә “Яз килә - кошлар кайта” темасына үткәрелгән шөгыльнең план – конспекты. Илалиева Фания Вагизовна 1 Ноя 2015
документ Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте” Вафина Флюра Вагизовна 4 Ноя 2015
документ Словарный минимум УМК по проекту “Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар” в подготовительной к школе группе Хайретдинова Айгуль Мусагитовна 19 Апр 2015
документ Словарный минимум УМК по проекту “Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар” в подготовительной к школе группе Хайретдинова Айгуль Мусагитовна 19 Апр 2015