Главная / Дошкольное образование / Информатика

Туган телебезне имгәтмик!

Дөньяда иң-иң матур ил,

Ул минем туган илем

Дөньяда иң-иң тел

Ул минем туган телем.

Тел-холкыбызнең рухи байлыгы. Ул миләт белән бергә туа, үсә камилләшә. Галимнәребез халыкара аралашу өчен дөньяда иң күп таралган 14 телне билгеләгәннәр. Шулар арасында татар теле 14 нче урында тора. Чыннанда шулай бит. Менә шуларны белә торып та, татарларның байтагы үз телендә сөйләшми. Нигәдер туган телендә аралашырга кыенсына. Шуның өстенэ үз ана телен “имгәтеп” сөйләшүчеләр бар.

Туган теленнән читләшү туган телен максус өйрәнмәү балаларыбызны кешелек горурлыгыннан, туган халкыбызның, эхлак чишмәләреннән мэхрүм итә. Саф чишмә кебек җырлап-чыңлап торган телебезнең колагын томалый, туң куңелле тупас адәм булып үсүенә юл ача.

Ана теле – тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Ана сөте белән кергән йөрәк, сизү, тою теле булганга ана теле, туган тел дип йөртәләр дә.

Туган тел дөрясында сабый ничек чума соң?

Йөрәк теленә ничек ирешергә мөмкин соң?

Иң беренче чиратта әлбәттә дөньяның иң гүзәл , мәрхәмәтле кешесе ана аша. Нинди чаралар белән? Иң беренче бишек җырлары ярдәмендә. Бишек җырлары аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, йөрәк җылысы, үз холкының рухы аралаша. Бишек җырларның әнә шундый сихри куәте нәрсә белән аңлашыла соң? Белгәнебезчә табигать дөньясында тигез тирбәлеп торган авазлар бар. Табигатнең әнә шул сихри авазлары, ананың табигый йөрәк җылысы белән өретелеп сабыйга тынычлык иңдерә һәм бала рәхәтләнеп, изрәп йоклый.

Кадерле әти-әниләр! Туган телебез татар теле. Чөнки иң изге тойгыларны, хисләрне бары үз телеңдә генә аңлаешлы итеп җиткерергә була.

Үз телен өйрәнеп, яратып хөрмәтләп үскән бала гына, әти-әнисенә, тирә-юньдә кешеләргә мәрхәмәтле була. әйдәгез әле бергәләп бабаларыбызның мәрхәмәтле, туган телебезне хөрмәт итүчеләр былып үсүләренә көчебезне кызганмыйк.


Автор: Сагдиева Зульфия Рашатовна
Похожие материалы
Тип Название материала Автор Опубликован